Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстанның чуаш гүзәле”н Казанда сайлаячаклар

“Татарстанның чуаш гүзәле”н Казанда сайлаячаклар

admin 25.01.2016

(25 гыйнвар, 2016 ел) 5 март көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Татарстанның чуаш гүзәле — 2016” (“Тутарстан Чаваш пики-2016”) Республикакүләм матурлык һәм талант кокурсының финал туры үтәчәк.

“Татарстанның чуаш гүзәле” конкурсының төп максаты – яшьләр арасында халык гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятны попурярлаштыру. Конкурста Татарстан Республикасының район турларында җиңү яулаган кызлар катнашачак.Финал турының җиңүчеләре “Россиянең чуаш гүзәле” Россиякүләм конкурсында республиканы тәкъдим итәчәк.

Конкурсның программасында 5 номинация буенча чыгыш ясау каралган: видео открытка – визитка (үзең белән таныштыру), чуаш телендә милли ризыкны тәкъдим итү, иҗади чыгыш (үз талантыңны күрсәтү: җыр, бию, актерлык осталыгы һ.б.), блиц (бию һәм интеллектуаль конкурс), бал күлмәкләрен күрсәтү.

Җиңүчеләр махсус бүләк һәм исем иясе булачаклар. 1 урын – “Тутарстан Чаваш пики — 2016” (“Татарстанның чуаш гүзәле – 2016”), 2 урын – “Маттур пике – 2016”, 3 урын – “Сарпике — 2016”.

Конкурс турында мәгълүмат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57