(5 март 2015 ) Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Connaissance et Memoires» («Гыйлем һәм хәтер») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов һәм Катрин Кормери Татарстанның дини хәзинәләренә багышланган китап нәшер итү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада төрле диннәр вәкилләре тыныч һәм тату яшиләр. Франциядән килгән кунаклар, үз чиратында, Татарстанның тарихи урыннарыннан алган хисләре белән уртаклашты. Кичә француз нәшрияты башлыгы, Болгар шәһәрендә булып, аның тарихы белән танышкан. Бүген Катрин Кормери Зөя утрау-шәһәрлегенә юл тота.
Чыганак: «Татар-информ» ИА