Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның иҗат коллективларына кулдан эшләнгән 10 тальян бүләк ителәчәк

Татарстанның иҗат коллективларына кулдан эшләнгән 10 тальян бүләк ителәчәк

admin 28.08.2019

(28 август 2019) 30 августта — Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә тальян традицион татар халык уен кораллары Татарстан яшьләр иҗат коллективларына бүләк ителәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр итте.

543

«Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашучылар Кремльдән Бауман урамы буйлап узачак. Муса Җәлил һәйкәле янында концерт булачак. Чара 11.00 сәгатькә планлаштырылган. 15.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда фестивальнең гала-концерты үтәчәк. Чараның яшь катнашучыларына татар традицияләре буенча эшләнгән ун коралдан торган партия тапшырылачак», — диде спикер.

Ленар Хәкимҗанов быел ТР Президенты тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгының ансамбльләргә, талантлы башкаручыларга һәм балалар сәнгать мәктәпләренә традицион татар инструменты — тальян гармуннарын бүлеп бирү инициативасын хуплануы турында сөйләде.

«Бу Казанда эшләнә торган кулдан ясалган тальянкалар булачак. Без уен коралларының беренче партиясен татар җырлары белән кызыксынучы яшьләргә тапшырачакбыз. Бу традицион татар мәдәниятен популярлаштыру өчен эшләнә», — диде Ленар Хәкимҗанов.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казан Кремлендә Милли костюм фестивале узды
Далее: Буа һәм Арчада күпмилләтле концерт тәкъдим иттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57