Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Галимҗан Гыйльмановның иҗат кичәсе була

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Галимҗан Гыйльмановның иҗат кичәсе була

admin 17.02.2017

(17 февраль, 2017 ел) “Яшьлегем – минем белән” әдәби музыкаль кичә танылган язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышлана.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кичәдә юбилярның иҗаты, тормыш юлы сурәтләнәчәк, күңелле очрашулар, котлаулар булачак.

Әлеге чарада Гыйльмановның коллегалары, мөгаллимнәре, укучылары, дуслары, якташлары һәм язучының әнисе дә булачак. Тамашачыларны шулай ук Зөһрә Сәхәбиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Габдинов, Нурзадә, Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов һәм башка сәнгать әһелләре сәламләячәк.

Кичәне Луара Шакирҗанова һәм юбиляр үзе алып барачак.

Кичә 17 февральдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: III Татарстан халыклары Съездында катнашачак делегацияләр квотасы билгеле булды
Далее: Татар мәдәнияты көне узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57