(8 декабрь 2020) Ижауда шәһәр татар яшьләре һәм җирле татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары өчен Казан артистлары, шул исәптән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре катнашында «Кышкы Сабантуй» бәйрәме үтте.
Ижауда 10 % татар яши. Алар үз мәдәниятләренә, гореф-гадәтләренә, теленә сак карыйлар. Кече яшьтән үк балаларга татар мәдәниятен сеңдерәләр, татар әкиятләрен укыйлар, татар җырларын тыңлыйлар. Татар эстрадасы артистлары иң ышанычлы тамашачы Ижауда булуын белә.
«Кышкы Сабантуй»ны Румия Сабирҗанова оештырды. Билетлар чарага кадәр бер ай кала сатылды. Артистлар арасында җирле «Сәйлән» бию дуэты, диджей Илнур Таҗиев, алып баручы-оештыручы Румия Сабирҗанова, Казан артистлары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да бар иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге