Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде

admin 10.07.2017

(10 июль, 2017 ел) Мәскәүдә Россия халыклары Ассамблеясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе лидеры Тимур Кадыров катнашты.

Утырышта шулай ук Россия халыклары Ассамблеясе Советы әгъзалары, «Мы-Россияне» Россия халыклары Яшьләр Ассамблеясе әгъзалары, федераль һәм региональ хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, федераль милли-мәдәни автономия һәм берләшмәләр җитәкчеләре, экспертлык берләшмәсе вәкилләре дә катнашты.

IMG-20170709-WA0039

Утырыш ачылышында Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова VII Россия халыклары Съездына һәм I Евразия халыклары Ассамблеясе Съездына нәтиҗә ясады. Моннан тыш Светлана Смирнова сүзләренчә, Россия Президентына Россия халыклары Ассамблеясенә иҗтимагый-дәүләт статусы бирү буенча мөрәҗәгать тә әзер.

Безымянный

Утырышта Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасарлары һәм беренче урынбасарлары вазыйфасына кандидатлар исемлеге укылды. Россия халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары итеп Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов сайланды.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57