Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән Санкт-Петербургның Милләтләр йорты үзара килешү төзеде

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән Санкт-Петербургның Милләтләр йорты үзара килешү төзеде

admin 06.12.2017

(6 декабрь 2017) Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән Санкт-Петербургның Милләтләр йорты директоры Елена Кузнецова оешмалар арасында төзелгән килешүне имзаладылар.

IMG-20171206-WA0008

Бу вакыйганың төп максаты – үзара элемтәне җайга салу, гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту, милли-мәдәни төрлелекне саклау, төбәкләр арасындагы иҗтимагый-мәдәни элемтәләрне урнаштыру һәм үстерү.

IMG-20171206-WA0017

Бу – Санкт-Петербургта имзаланган чираттагы килешү. Аңа кадәр 2015 елда Даими вәкиллек инициативасы белән Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты Ленинград өлкәсенең Халыклар Дуслыгы йорты белән килешү төзеде, директорлар әлеге документны имзалады.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр охшаш килешүне Халыклар Дуслыгы йорты Дагыстан, Карелия, Кырым һәм Мәскәү шәһәренең Толерантлык үзәге белән төзеде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Түбәтәй» беренче татар хәләл тиз туклану челтәре рестораны ачылды
Далее: Чабаксарда «Рәссам-мирас» татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57