Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның туган көне

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның туган көне

admin 15.11.2018

(15 ноябрь 2018) Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповның туган көне.

IMG_0165

Хөрмәтле Ирек Илдур улы!

Туган көнегез уңаеннан булган иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Татарстандагы гомуммилли татулык һәм тотрыклылыкны, халыклар арасындагы аңлашуны саклаудагы, Татарстанның милли-мәдәни автономияләр белән эшләү тәҗрибәсен илебезнең башка төбәкләрендә популярлаштырудагы хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли сораулар буенча комитет әгъзасы буларак милли сәясәт стратегиясен чынга ашыруга бәйле сорауларны чишүгә керткән өлешегезне аерым билгеләп үтәсе килә.

Иҗтимагый эшегездә һәм профессиональ эшчәнлегегездә зур уңышлар юлдаш булсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Татарстан халыклары Ассамблеясе җитәкчелеге һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре

Продолжить чтение

Назад: Россия Президенты Аппараты вәкилләре Халыклар дуслыгы йортында булды
Далее: Халыклар дуслыгы йорты хореографы «ТР атказанган артисты» исеменә лаек булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57