Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар

admin 16.09.2019

(16 сентябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Салиевлар гаиләсенең «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» шәхси күргәзмәсе ачылды.

 

IMG_0036

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык эшләр дә Мөслимә ханым Салиева, аның тормыш иптәше Вакыйф әфәнде һәм кызлары Диләрә кулы белән тудырылган. Сәйләннәр белән чигелгән эшләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият дөньясына багышланганнар. Мөслимә ханым сүзләренчә, иҗат белән мавыгу башта аның хоббие гына булган, ә тора-бара аның шөгырен гаиләнең башка әгъзалары да үз иткән.

IMG_0658

Күргәзмәне ачу тантанасында ТАССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галиев чыгыш ясады. Ул Г.Тукайның иң танылган шигыре дип «И, туган тел»не атады һәм, бу шигырьдә сүз аерым бер тел турында түгел, ә теләсә кайсы халыкның һәм милләтнең төп үзенчәлеге булган туган тел турында бара, дип белдерде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Милли костюм көне» кысаларында «Мәдәният бизәкләре» Республикакүләм этноконфессиональ фестивале: 21 сентябрь көнне Казанның Кремль яр буенда
Далее: “Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57