Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Европа һәм Азия халыкларын берләштерде

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Европа һәм Азия халыкларын берләштерде

admin 18.09.2019

(18 сентябрь 2019) «Европа — Азия» XIV халыкара яңа музыка фестивале кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында милли этнографик коллективлар концерты үтте. Сәхнәдән татар, рус, чуаш, мари, башкорт, яһүт, казах һәм үзбәк халыклары көйләре яңгырады.

Чара Татарстан халыклары Ассамеблясе һәм дуслык йорты булышлыгы белән  ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР композиторлар берлеге тарафыннан оештырылды.

IMG_5438

Концертны Воронеж һәм Белгород губернияләренең традицион фольклор җырларын, югары һәм түбән Дон казаклары җырларын башкаручы  «ДобраСтепь» Воронеж ансамбле ачып җибәрде. Барлык җырлар да ансамбль вәкилләре үзләре алып килгән аутентик уен коралларына кушылып бпшкарылды.

Шулай ук чарада Үзбәкстан Республикасының «Нихол» премиясе иясе, халыкара һәм республикакүләм конкурслар лауреаты, «Согдиана» камера оркестры солисты һәм музыканты, Үзбәкстанның Дәүләт консерваториясе педагогы Улугбек Юнусов чыгыш ясады. Ул дутарда үзбәк көйләренә попурри башкарды.

Гөсләдә уйнау осталыгын Марий Элның «Чинчывий» гөсләчеләр ансамбле һәм «Хэзинэ» татар гөсләчеләре ансамбле күрсәтте. Алар мари һәм татар гына түгел, ә чуаш көйләрен дә башкардылар.

Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, БР курайчылар берлеге рәисе, БР Халык уен кораллары милли оркестры солисты Артур Гайсаров башкортча курайда уйнады һәм тамак төбе белән җыр башкарды.

Зверев — Кыыл Уола исемендәге Якутиянең Милли Бию Театры каршындагы Саха Республикасы (Якутия) Милли оркестры музыканты, «Кыл Саха» ансамбле солисты Руслан Габышев «уклы музыкаль җәя» авторлык уен коралында «Сотворение мира» композициясен башкарды.

Казахстан мәдәниятен Шолпан Қорганбек җитәкчелегендәге «Коркыт» традицион музыка ансамбле тәкъдим итте.

Фестиваль 18 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшем исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Гала-концерт белән тәмамланачак. Чарада Халыкара конкурсның Гран-при иясе «Новая музыка» Камера оркестры чыгыш ясаячак. Оркестр Вьетнам, Үзбәкстан, Австралия, Казахстан һәм Россия композиторлары әсәрләрен башкарачак. Концертның икенче өлешендә фестиваль кунаклары – Казахстан, Үзбәкстан, Перу һәм Россия шәһәре музыкантлары – чыгыш ясаячак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йорты Казан, Томск һәм Пермь делегацияләрен кабул итте
Далее: Казанда «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектының яңа сезоны ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57