Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты проекты Мәскәүдә бүләккә лаек булды

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты проекты Мәскәүдә бүләккә лаек булды

admin 29.10.2019

(29 октябрь 2019) Мәскәүдә II Бөтенроссия милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практикалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты җиңүче дипломына ия булды.

Бүләкләү тантанасы Россия халыклары Ассамблеясе Советы һәм Россия халыклары яшьләр Ассамблеясе Үзәк координацион советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды.

Бүләкне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов алды.

Тулы масштабта «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында 2016 елдан оештырыла. Тулаем алганда, Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге, республикада яшәүче халыклар һәм җәмгыятьтә тынычлыкны саклаап калу мөһимлеге турында 30 меңгә якын укучы белде. Яңа уку елында проектның экскурсия өлеше һәм концерт программасы яңартылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татар теле онлайн-мәктәбе «Ключевое слово» III Бөтенроссия премиясенә ия булды
Далее: «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57