(3 ноябрь 2020) Татарстан министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалары вәкилләре «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнаштылар. Казанда бердәнбер офлайн-мәйданчык ТР Халыклар дуслыгы йортында оештырылды. (ФОТО)
Акциядә ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Роза Әхмәдиева, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Мәдәният министрлыгының челтәрле багланышлар, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге җитәкчесе Анастасия Софьина, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасарлары Наталья Мясникова һәм Анастасия Исаева, Казан шәһәре бурятларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Сэсэгма Бубеева, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марина Иванова, шулай ук ТР Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре Анжелика Вакилова һәм Кирилл Башаров катнашты.
Зур этнографик диктант биремнәре җавап вариантлары белән 30 сорауны үз эченә алды. Шуларның 20се — барлык катнашучылар өчен дә бертөрле, 10сы — Татарстан Республикасы өчен махсус төзелгән. Сэсэгма Бубеева билгеләп үткәнчә, диктант төрле сораулар аркасында гына түгел, ә яңа белем чыганагы буларак та бик кызыклы булган.
«Биремнәрнең 70 проценты чагыштырмача җайлы булды, ә калган 30ы — минем өчен яңалык. Синең белән бер илдә яшәүче кешеләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында ниндидер яңалык ачу бик кызыклы», — дип сөйләде ул.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, акцияне оештыручылар һәм сорауларны төзүчеләр биремнәрнең бер өлешен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм төрле халыкларның Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышлаганнар.
Быел диктантның төп өлеше онлайн-форматта уза, аңа дистәләрчә мең кулланучыны кушылган. Оештыручылар әйтүенә караганда, акциядә онлайн катнашырга теләүчеләрнең саны күп.
Россия һәм Татарстан халыклары турында үз белемнәрен тикшерергә теләүчеләр, акциянең рәсми сайтына кереп, 8 ноябрьгә кадәр үзләренә уңайлы вакытта биремнәрне башкара ала.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге