(27 сентябрь 2021) Татарстан башкаласында цифрлы интеллектуаль технологияләр уйлап табучыларга гына түгел, ә алардан кулланучыларга да исәпләнгән Kazan Digital Week Халыкара форумы узды.
Быел форум онлайн һәм оффлайн форматта узды. Шул ук вакытта 10 мең катнашучының яртысы диярлек «Казан–Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыкларында узган секцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләрдә шәхсән катнашты.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре шулай ук форум эшендә, төгәлрәк әйткәндә, «Мәдәният өлкәсендә цифрлы трансформация» мәйданчыгында катнашты.
Мәдәният өлкәсендә цифрлы трансформация Россия Президенты тарафыннан милли үсешнең дүрт максатыннан берсе буларак игълан ителгән. Хәзер «сан» тормышка, барлык тармакларга, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын да зур күләмдә кертелергә тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, цифрлаштыру — хәзерге заман дөньясының мөһим тенденциясе, һәм Kazan Digital Week тәҗрибә алмашу, шулай ук соңгы ІТ-эшләнмәләр турында белү өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Ә алар, күргәзмә күрсәткәнчә, бик күп. Инде бүген үк аларның күбесе сәнәгать өлкәсендә генә түгел, банк, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышлы кулланыла.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева форум мәйданчыкларында «Онлайн туган тел дәресләре», «Онлайн бәйрәмнәр», шулай ук «Электрон Ассамблея» проектлары турында сөйләде. Оешманың проектлары аудитория тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.
Шулай ук форум кысаларында «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән WorldSkills DigitalSkills 2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионаты узды. Ул көндезге форматта 35 компетенция буенча узды, шул исәптән FutureSkills — киләчәк компетенцияләре буенча да.
Чемпионатта 500 дән артык конкурсант һәм эксперт, шул исәптән урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы, IT һәм санлы технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләрнең 16-35 яшьлек хезмәткәрләре һәм FutureSkills компетенцияләре буенча 16-49 яшьлек экспертлар катнашты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге