Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Республика көненә багышланган күргәзмә ачылды

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Республика көненә багышланган күргәзмә ачылды

admin 26.08.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә ТР Рәссамнар берлеге осталарының «Безнең Республика – Татарстан» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә Татарстан, Чувашия, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Кыргызстаннан 26 останың 50гә якын эше тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев рәссамнарга туган якка, Татарстанга мәхәббәтне оста итеп җиткерә белүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең республика, беренче чиратта, кешеләргә бай. Бу — безнең төп байлыгыбыз», — дип билгеләп үтте ул.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче халыклар саны 2010 ел белән чагыштырганда арткан — хәзер республикада 177 милләт вәкилләре яши. Шулай ук ул Татарстан Республикасында тотрыклылыкны һәм тынычлыкны сакларга чакырды.

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиһабиев Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына соңгы 10 ел дәвамында күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыру буенча күпьеллык уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57