Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

admin 07.05.2019

(7 май 2019) Җиңү көне алдыннын Казанның М.Горький исемендәге паркта Мәңгелек ут һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. (ФОТО)

Чара Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылды.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган әлеге акциядә чит ил студентлары, республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, шулай ук КНИТУ (КАИ), КНИТУ (КХТИ) һәм Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары катнашты.

36967_pic

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов чәчәкләр гирляндасын Мәңгелек ут каршына салдылар.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үткәндә, без әлеге көнне якынайткан ватандашларыбызны искә алабыз, дип сөйләде Фәрит мөхәммәтшин үз чыгышында.

«Сугыш башлануга Кызыл армия сафларына 700дән артык татарстанлы алынган. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырыннан өйләренә кайтмады. Алар хәрчак безнең хәтердә», – дип сөйләде ул.

36981_pic

Дәүләт Советы рәисе яшьләр катнашындагы мондый чараларның яшь буында патриотлык, тарихка һәм Ватанның иреге һәм бәйсезлеге өчен үз тормышын биргән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләвен билгеләп үтте.

«Төрле милләт һәм дин кешеләренең үз теле, мәдәнияте һәм үзенчәлекләре барлыгын без беләбез, әмма бу көнне без һәрвакыттагыча бердәм», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Катнашучыларга Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров та мөрәҗәгать итте.

36978_pic

«Җиңү турында хәтер – ул, иң беренчеләрдән, кешеләр турында хәтер. Акциядә шундый күп яшьләр катнашу бик куанычлы хәл, – дип сөйләде ул. – Без, Татарстанның күпмилләтле яшьләре, бабаларыбыз үткән дәһшәт турында без беркайчан да онытмаячакбыз».

36985_pic

Акциядә катнашучылар татар, төрекмән һәм украин телләрендә Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Бер тиен дә юк иде, уйламаганда Алтын булды!
Далее: 170 мең казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57