Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның күпмилләтле яшьләре узган елга нәтиҗәләр ясады

Татарстанның күпмилләтле яшьләре узган елга нәтиҗәләр ясады

admin 01.03.2020

(1 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан халыкларя яшьләр Ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Советы утырышы узды. Оешма вәкилләре 2019 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга план төзеде.

 

z6KZV1Yvshc

Утырышта барлыгы 40 кеше катнашты, алар арасында Яшьләр Ассамблеясенең Татарстан районнарындагы вәкиллекләре яшьләре дә бар иде.

Совет рәисе Тимур Кадыйров оешманың узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде, районнардагы вәкиллекләр үсеше турында Совет рәисе урынбасары Амриддин Камолов әйтеп үтте, ә «Анадолу» төрек яшьләре хәрәкәте рәисе Диләрә Дамар «Ел студенты 2019» конкурсында катнашуы белән уртаклашты.

Гомуми тавыш бирү белән Совет рәисе һәм аның урынбасарлары, шулай ук башка вазыйфалар өчен җаваплылар яңа срокка сайланды. Утырышта «Татарстан халыкларя яшьләр Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Советына яңа әгъзалар алу тәртибен дә билгеләнде.

Утырыш тәмамланганнан соң күп кенә катнашучылар Актив Мәктәбендә катнашу өчен Петровский поселогында урнашкан «Регина» кунакханә комплексына юл тотты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57