Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсын Лениногорск үзешчәннәре ачты

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсын Лениногорск үзешчәннәре ачты

admin 02.04.2023

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Лениногорск районы мәдәнияте көне узды. Кунаклар өчен киң программа әзерләнгән иде: күргәзмәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, республиканың Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган концерт.

Чарага җирле мәктәп һәм колледжларның яшь талантлары уникаль сәнгать эшләре алып килгән иде. Лениногорск туган якны өйрәнү музее фондларыннан җирле халыкларның көнкүреш әйберләре куелган. Моннан тыш, чара кунаклары Лениногорск районында сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән таныша алдылар.

Концерт программасы Лениногорск территориясендә яшәүче халыкларның традицияләренең бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген, колоритын ачты. Халык һәм үрнәк вокаль һәм хореографик үзешчән коллективлар, нәфис сүз осталары Лениногорск районында булган мәдәниятләрнең күптөрлелеген тәкъдим итте.

Информационный центр ДДнТ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57