(23 март, 2016 ел) Татарстанның матбугат хезмәткәрләре һәм танылган язучылары Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашты. Әлеге чараны ТРның “Татмедиа” АҖ һәм Ульяновск татарларының милли автономиясе оештырган.
«Күршеләрне сайлап алмыйлар, аларны ходай бирә», — дип башлады сүзен губернатор Сергей Морозов. Республиканың “Татмедиа” һәм Ульяновск татарларының милли автономиясе оештырган әлеге сөйләшүдә сүз төбәкнең икътисадый үсеше һәм демографик хәлнең торышы турында гына түгел, ә, җирле татарларны борчыган проблемалар белән бергә, быел Ульяновск өлкәсендә өченче тапкыр узачак федераль дәрәҗәдәге авыл Сабан туе хакында да барды.
Сезне безнең белән күп гасырлык тарих бәйләп тора. Бүгенге тарих китапларында безнең үзара мөнәсәбәтләребез әле тулысынча ачылап та бетмәгән. Сезнең белән байтак уртак тамырларыбыз, тарихи язмалар бар.Ә иң мөһиме — безне бүген дә дусларча аралашу бәйләп тора, диде губернатор очрашуда.
Татарстаннан килгән кунаклар “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, Казанда чыга торган газета-журналлар баш мөхәррирләре — “Казан утлары”ыннан Илфак Ибраһимов, “Мәдәни җомга”дан Вахит Имамов, “Ялкын”нан Йолдыз Миңнуллина, “Мәгариф” һәм “Мәгариф. Татар теле”ннән Илдар Миргалимов, “Гаилә һәм мәктәп”тән Гөлүсә Закирова очрашу азагында төбәк җитәкчесенә “Татар тарихы” ның 7 томлыгын бүләк итте. Аларга җавап итеп, Сергей Морозов та бүләкләрен тапшырып, Татарстан турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.
Казан кунакларын төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре генә түгел, ә борынгы шәһәрнең үз йөзен, аның тарихи архитектурасын саклап калу кебек сораулар да кызыксындырды.
Төштән соң Казан кунаклары Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәгендә татар милли-мәдәни автономиясенең президиум әгъзалары һәм җирле язучылар белән очрашуга килделәр. Биредә моннан берничә ел элек кенә ачылган Сембер татарларының мәдәният һәм сәнгать музеенда булып, андагы кызыклы экспонатлар белән танышканнан соң, татар җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Очрашу җитди сөйләшү форматында гына түгел, ә шигырьләр белән дә аралаштырып, әдәби төсмердә алып барылды.
Газета-журнал редакторлары үз басмалары һәм аларга язылу барышы хакында сөйләделәр.
Соңрак Казан кунаклары хәзерге Сембернең XVIII-XIX гасырлар рухын саклаган борынгы киң урамнарын узып, танылган морзалардан Акчуриннарның йортларын карап сокландылар.
Сөмбел Таишева белдергәнчә, республиканың “Татмедиа” җәмгыяте оештырган мондый очрашулар әле Ульяновск белән генә чикләнмичә, татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә узачак.
Ульяновскидан Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша шул хакта бәян итә.