Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстанның мәдәни бизәкләре» V республикакүләм фестивале Мамадышта үтәчәк

«Татарстанның мәдәни бизәкләре» V республикакүләм фестивале Мамадышта үтәчәк

admin 11.04.2018

(11 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Советы утырышы узды. Биредә «Татарстанның мәдәни бизәкләре» V республикакүләм милләтара яшьләр фестивален оештыру мәсьәләсе каралды. (ФОТО)

 

Заседание Совета МАНТ (10.04.18)

Фестиваль 4-7 май көннәрендә Мамадышта «Регина» отеле базасында узачак. Быел аның яңалыгы да бар: зур масштабтагы урам концерты оештыру планлаштырыла. Биредә милли мастер-класслар күрсәтеләчәк һәм төрле милли ризыклар тәкъдим ителәчәк, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә чәчәк салу тантанасы да үтәчәк.

Моннан тыш, оештыручылар төрле телдә сугыш турында шигырь сөйләү буенча конкурс та уздырырга ниятли.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Советы утырышы барышында фестиваль программасына кертергә мөмкин булган тәкъдимнәр һәм өстәмәләр дә каралды.

«Татарстанның мәдәни бизәкләре» фестиваленә гаризалар 29 апрельгә кадәр кабул ителә. 18 яшьтән 30 яшькәчә булган Россия Федерациясе гражданнары АИС системасы буенча, ә чит ил вәкилләре һәм 16-17 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары махсус форма буенча гариза бирә.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе бәйрәм концертына чакыра
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57