Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстанның мәдәни мозаикасы»нда ундүрт районнан йөз кеше катнаша

«Татарстанның мәдәни мозаикасы»нда ундүрт районнан йөз кеше катнаша

admin 07.05.2021

(7 май 2021) Татарстанда «Татарстанның мәдәни мозаикасы» яшьләр милләтара фестивале уза. Фестиваль республиканың 14 районыннан 10 төрле милләттән булган 100 катнашучыны җыйды.

Чара милли мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау аша студентлар һәм яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелә. Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе үткәрә.

Катнашучыларны видео гариза һәм милли колоритлы иҗади номер аша өч юнәлеш буенча сайлап алдылар:
— Халык биюе;
— Халык вокалы;
— Халык шагыйрьләре әсәрләренә (шул исәптән төрле телләрдә) әдәби-театральләштерелгән куелыш.

Фестиваль 6 майдан 8 майга кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында уза.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57