Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Г.Камал исемендәге театр актерлары белән очрашу булды

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Г.Камал исемендәге театр актерлары белән очрашу булды

admin 15.01.2015
( 15 гыйнвар) Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкәлатле вәкиллегендә булды.

Мәскәү гастрольләрендә камаллылар традиция буенча Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре белән очрашалар.

Вәкиллек хезмәткәрләре татар театрының легендар актерлары белән дустанә мохиттә очрашу мөмкинлегенә ия булды. Алар арасында Татарстан Республикасы халык артистлары Ирек Баһманов, Наилә Гәрәева, Хәлим Җәләлов, Нәҗибә Ихсанова, Рузия Мотыйгуллина, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һ.б.лар, шулай ук театр директоры Илфир Якупов бар иде, дип хәбәр итә Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

7654

Очрашу башланганда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кунакларга вәкиллеккә килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Мәскәүлеләр сезне ярата һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала, — дип ассызыклады Равил Әхмәтшин. – Сезгә узган елның августында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең “Мулла” һәм “Мәхәббәт FM” спектакльләрегез башкалада яшәүчеләр өчен зур бүләк булды”.

Шулай ук Р.Әхмәтшин кунакларга Тулы вәкаләтле вәкиллек эшчәнлеге, нинди зур чаралар үткәрелүе турында сөйләде.

Илфир Якупов мәскәүлеләр игътибарына алып килгән “Сөясенме, сөймисеңме…”, “Банкрот”, “Үлеп яратты” һәм “Әрем исе”спектакльләре турында сөйләде. Узган ел “Банкрот” ның “Алтын битлек” Илкүләм театраль премиясе лонг-битенә кертелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Тулы вәкаләтле вәкиллек җитәкчелегенә театр труппасына игътибар, вәкиллектә Мәскәү татарларын берләштерүгә юнәлдерелгән җылы очрашулар оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Г.Камал театры актерлары Мәскәү гастрольләрендә М.Җәлил исемендәге 1186 нчы этнотатар компонентлы мәктәптә, Мәскәүдә татарлар тормышын чагылдырган автобус экскурсиясендә булачак.

Кичә  Кече театр сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” спектакле белән татар театры гастрольләре башланды.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57