(29 июнь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән, «Окно в искусство» сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча Республика үзәге проекты кысаларында балалар Идел буе халыклары киемнәре белән таныштылар. (ВИДЕО)
Проектның максаты – республиканың әйдәп баручы белгеч-рәссамнары, сәнгатьчеләре оештырган живопись, рәсем буенча лекция, мастер-класс аша Татарстанның мәдәни мирасы белән танышу.
Программа модульләренең берсе Идел буе халыкларының милли киемнәрен өйрәнүгә багышланган иде. Балалар билгеле бер халык киемнәрен детальләр буенча аерырга, киемнәрнең үзенчәлекләрен күрергә һәм аларны үз эшләрендә сурәтләргә өйрәнделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге