Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның Табигый тарих музее үзенең туган көненә чакыра

Татарстанның Табигый тарих музее үзенең туган көненә чакыра

admin 01.09.2015

(1 сентябрь, 2015 ел) Бүген музейның үзенчәлекле көнеТатарстанның Табигый тарих музее бүген казанлыларны һәм республика башкаласы кунакларын үзенең 7 яшьлеге уңаеннан оештырылган бәйрәмгә чакыра.

Кунакларны мавыктыргыч уеннар, викторина һәм конкурслар, истәлекле сувенирлар, “Мавыктыргыч фән лабораториясе” тамашасы һәм “Җиде экспонат сере” квесты көтә. Квестта катнашучыларга музейның 7 экспонат серен ачарга туры киләчәк. Балалар һәм аларның әти-әниләре Җир астында нинди “таш чәчәкләр” табып була, 400 млн ел элек барлыкка килгән беренче балыклар нинди булган һәм Лох-Несс албастысының муенында ничә умыртка сөяге барлыгын белә алачаклар. Моннан кала, музейга килүчеләр борынгы хайваннарның эзләрен таный башлаячак. “Мавыктыргыч фән лабораториясе”ндә кунакта булган вакытта тамашачыларны гадәти булмаган фокуслар белән фәнни тамаша көтә.

Бүген музей 17.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип мэрия сайты аша хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57