Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның тәҗрибәсен Кырымда кабатларга тәкъдим иттеләр

Татарстанның тәҗрибәсен Кырымда кабатларга тәкъдим иттеләр

admin 22.09.2015

(22 сентябрь, 2015 ел) Бүген милли-мәдәни автономия лидерлары һәм Кырым Республикасы җәмәгать эшлеклеләре Татарстан халыклары Дуслык Йортында булдылар. (ФОТО)

IMG_7155

Делегация Татарстанга күп көнлек визит белән килгән. ТР Дәүләт Советындагы очрашуда делегация вәкилләре Татарстан Республикасындагы милли сәясәтнең төп юнәлешләре, максаты һәм бурычлары белән таныштылар инде. Ә Татарстан халыклары Дуслык Йортында кунаклар элеге эшнең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрә алдылар.

Дуслык Йорты буенча үткәрелгән экскурсиядән соң Татарстан Республикасының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре белән очрашу узды. Алар республика автономияләренең хакимият белән үзара мөнәсәбәт төрләре турында сөйләделәр. Татарстанда яшәүче казахларның милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Сәгыйть Джаксыбаев Татарстан халыклары Ассамблеясының үсеше турында сөйләде һәм кунакларга Татарстанның тәҗрибәсеннән файдаланырга киңәш итте. Шулай ук милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлегенә грант биреп ярдәм итү, гадәткә кергән бәйрәмнәрне оештыру һәм хакимият структуралары белән үзара эш алып баруга кагылган сораулар каралды.

IMG_6938

Казан грузиннарының милли-мәдәни автономиясе рәисе Майя Хухунашвили делегация әгъзаларын үзе ачып җибәргән “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” Үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан әлеге мәктәп укучылары кунаклар игътибарына концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57