(3 октябрь, 2017 ел) Тәтеш районында «Татарстан – уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Җиде районнан килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар үз милләтләренең мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. (ФОТО)
Беренче зона сайлап алу турында Татарстан Республикасының Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре чыгыш ясады. Алар татар, рус, чуаш, мордва, башкорт һәм украин халыклары мәдәнияты үрнәкләрен күрсәттеләр.
Комиссия барлыгы 40 номер карады, ә сайлап алу турында барлыгы 250 кеше катнашты.
Фестивальнең зона сайлап алу турлары Татарстанда октябрь ае буенча җиде районда узачак, Тәтеш районы шуларның беернчесе. Иң әйбәт номер башкарган аерым башкаручылар һәм коллективлар фестивальнең 4 ноябрь, Халыкара бердәмлек көнендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак гала-концертында катнашачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге