Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 30 майда уздырыла

Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 30 майда уздырыла

admin 21.05.2015

(21 май 2015)  Бу хактагы карар 20 майда ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәмммәтшин үткәрде.

Көн кадагына куелган әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында үткәреләчәк. Анда 700ләп кеше, шул исәптән 450ләп Татарстан Югары Советының 12нче чакырылышы һәм ТР Дәүләт Советының барлык 5 чакырылышы депутатлары чакырулы. Җыелышта ТРның югары җитәкчелеге, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы субъектлары, шулай ук чит ил парламентлары вәкилләре һ.б.ның катнашуы көтелә.

Юрий Камалтынов билгеләп узганча, бәйрәмгә Татарстан парламентының 25 еллык тарихына багышланган видеофильм әзерләнгән. Хәзерге вакытта күргәзмә экспозициясе һәм сувенирлар эшләнә.

“Тантаналы җыелышны үткәрү көнен 5 июньнән 30 майга күчерүнең объектив сәбәпләре бар. Бу, аерым алганда, 29 май көнне Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышы уздырылу белән бәйле. Анда катнашучылар шулай ук бәйрәм чарасына чакырылып, үзләренең килүләре турында хәбәр итте инде”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татарстан парламентаризы үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышны туры теле- һәм радиоэфирда трансляцияләү күздә тотыла. Утырышта әлеге карар да хупланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин трансляциянең кирәклегенә басым ясап, аның дәвамлыгы 1,5 сәгать, күп дигәндә, 2 сәгать булыр, диде.

http://tat.gossov.tatarstan.ru/

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57