Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

admin 14.07.2015

(14 июль, 2015 ел) Олимпиадада Татарстан, Кырым һәм Казакъстан командалары катнашты

Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасын ябу тантанасы уздырылды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.

27 июньнән 13 июльгә кадәр Казанда уздырылган олимпиадада Татарстан Республикасыннан 30 команда, Кырым Республикасының Бакчасарай районы һәм Казакъстан Республикасы командалары катнашты. Татарстан данын Тәтеш, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Баулы, Балтач, Теләче, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары яклады.

Олимпиадада катнашучылар минералогия, палеонтология, радиометрияне белүгә ярышларда һәм конкурсларда көч сынашты. Шулай ук яшь геологлар өчен мәдәни чаралар оештырылды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче исемен Казанның Совет районы 93нче гимназиясе укучысы Марина Лаврухина яулады. Шул ук мәктәп укучысы Константин Никашин II урынга лаек булды. Түбән Каманың 22нче мәктәбендә белем алучы Антон Толстиков – өченче.

Командалар исәбендә җиңү бәхете Әлмәт районының “Девон” командасына тәтеде. Казанның Совет районы “Селенит” командасы – II урында. Түбән Каманың “Азурит” командасы исә III урынга лаек булды.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 30 июльдән 10 августка кадәр Төмән шәһәрендә яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак Татарстан җыелма командасы формалаша, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татар-Информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57