Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тәэминә Биктимированың татар-хатын кызларына багышланган китаплары тәкъдим ителде

Тәэминә Биктимированың татар-хатын кызларына багышланган китаплары тәкъдим ителде

admin 14.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларының презентациясе булды. Чара авторга 85 яшь тулу һәм басмалары нәшер ителүе уңаеннан уздырылды. Биредә Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Әлеге вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләремне ирештерәсем килә. Тарихи үткәннәрне популярлаштыру чыннан да мөһим һәм әһәмиятле. Татарның күп гасырлык тарихы, мәдәни мирасы бар. Татар хатын-кызларыбызга борынгы заманнардан ук күңелләренә гаилә кыйммәтләре, мәгърифәткә омтылыш һәм тугрылык хас булган. Моннан тыш татар кызлары тапкырлык һәм зирәклекләре белән дә билгеле. Чыннан да, Тәэминә апа, шундый гаять олы эшкә алынганыгыз, татар дөньясының төрле якларын ачканыгыз өчен рәхмәтләребезне кабул итегез», – дип мөрәҗәгать итте ул Тәминә Биктимировага.

Шулай ук җитәкче китап язучыга теләкләрен әйтте.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Халкыбызның ХIХнчы, аннары ХХнче гасыр башындагы тарихын һәм үзгәрешләрне халыкка җиткерүегез өчен дә рәхмәт. Сезне Татарстанда тарихи темаларны өйрәнүдә, язуда башлап йөрүче, дип тә саныйбыз. Сезне юбилеегыз һәм яңа китап нәшер итүегез белән чын күңелән котлыйм. Бәхетле тормыш, исәнлек-саулык телим», – диде Әсгать Сәфәров.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китаплары XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызлары мәгърифәте үсеше тарихының төрле аспектларына багышланган, Октябрь революциясенә кадәрге чорда югары белем алган татарлар, күренекле татар хатын-кызлары турында сөйлиләр. Халык тарихында онытылмас эз калдырган гүзәл затлар хакында мәгълүмәт һәм фотолар белән дә баетылган басмалар.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: “Гәүһәр” проектының дүртенче сезонына старт бирелде
Next: Рөстәм Миңнеханов Лаос министры Пхувонг Ункхамсэн белән очрашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57