Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Тәэсир» татар видеороликлар конкурсы катнашучыларны чакыра

«Тәэсир» татар видеороликлар конкурсы катнашучыларны чакыра

admin 17.03.2022

«Матбугат.ру» татар порталы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Тәэсир» татар видеороликлар конкурсы үткәрә. Анда һәркем катнаша ала. Эшләр 20 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 5 апрельдә игълан итәчәкләр.

Телефонга төшерелгән гадәти булмаган «сторис», юмористик вайн, телевидение өчен сыйфатлы реклама ролигы – бу конкурста төрле жанрлар катнаша ала. Әйтергә кирәк, конкурска татар телендәге видеороликлар гына түгел, ә татар теле һәм татарлар турынлагы рус телләрендә төшерелгән роликлар да кабул ителә.

Беренче урын өчен приз — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең сум, өченче урын өчен — 20 мең сум.

Катнашу өчен beige.tatar@mail.ru адресына, түбәндәге мәгълүматны күрсәтеп, электрон хат җибәрегез :

  • катнашучының исем-фамилиясе;
  • телефон номеры;
  • видеога сылтама (файллар рәвешендәге видеороликлар кабул ителми);
  • видеороликка аннотация (теләк буенча).

Конкурсның барлык шартларын Bayge.tatar сайтында табарга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57