Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Театр сезоннары» 2 меңнән артык тамашачы җыйды

«Театр сезоннары» 2 меңнән артык тамашачы җыйды

admin 19.12.2021

Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  «Театр сезоннары» төбәкара фестивале узды.

Проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештырды.

«Театр сезоннары» төбәкара фестивале кысаларында, Татарстан халкына бүләк итеп, Идел буе федераль округы төбәкләренең милли театрлары Идел буе халыклары тупланып яшәгән районнарда бушлай спектакльләр күрсәттеләр.

2021 елның сентябреннән декабренә кадәр Мордва дәүләт драма театры, К.В. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры, М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, А.Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт милли театры Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 13 спектакль тәкъдим итте.

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик шартларны исәпкә алып һәм залларны 50% ка тутырып, «Театр сезоннары» төбәкара фестивале кысаларында спектакльләрне 2341 кеше тамаша кылды. Спектакльләр бушка куелды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57