Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тебриз шәһәренең мәдәнияте татар мәдәниятенә якын

Тебриз шәһәренең мәдәнияте татар мәдәниятенә якын

admin 04.02.2015

(4 февраль) Казанда Иранның Тебриз шәһәре мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды, ул нибары 3 көн эшләячәк.

Аның ачылыш тантанасында ТР мәдәният министры, Казан һәм Тебриз мэрлары, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы катнашты.

Казан кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында “ Иран Ислам Республикасының халык сәнгате һөнәрләре һәм Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясенең туристик потенциалы” күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Күргәзмәнең ачылышында Татарстан Республикасы ягыннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, кунаклардан Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, Тебриз мэры Садег Наджафи Хезерлу җитәкчелегендә әлеге шәһәр делегациясе катнашты.

Әлеге күргәзмә Татарстан башкаласы халкын Тебриз шәһәре мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу шәһәр 4 меңнән артык еллык тарихка ия, ул Иранның иң зур һәм әһәмиятле шәһәрләренең берсе санала. Күргәзмәдә казанлылар 140 декоратив-гамәли сәнгать әсәрен күрә алалар. Күргәзмәгә килүчеләр шулай ук Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясенә караган истәлекле урыннар белән фотосурәтләр буенча таныша.

Айрат Сибагатуллин кичә Казанда Тебриз мәдәнияте көннәре башланганны искә төшереп, әлеге күргәзмә безнең халыкка бигрәк тә ошаячак, чөнки Тебриз шәһәренең мәдәнияте татар мәдәниятенә якын, диде. Министр Иран кунакларына иминлек, тынычлык теләде һәм алга таба да ике шәһәр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр дәвамлы булуына ышаныч белдерде.

Садег Наджафи Хезерлу мәдәният министрына җавап визиты буларак Тебризгә килү һәм татар сәнгатенә багышланган шундый ук күргәзмә оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Аерым алганда, Казан мэры күргәзмә белән танышты, Иран делегациясе вәкилләре белән аралашты. Шәһәр җитәкчесе әлеге күргәзмә Казан тамашачысының күңеленә хуш килер дип билгеләп үтте, шәһәр халкын күргәзмәне карарга чакырды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Күргәзмә “Хәзинә” милли сәнгать галереясында нибары өч көн — 5 февральгә кадәр генә эшләячәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57