(3 октябрь 2021) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров фикеренчә, диалектларның күп булуы татар теленең байлыгын күрсәтә.
«Диалектология дигән фән бар, бу — галимнәр өйрәнә торган әйбер. Әмма аерым төркемнәр аны фәнни яссылыктан алып, башка яссылыкка чыгарып, үз файдаларына кулланалар. Русларда да бар диалектлар. Әмма берәү дә аларны бүлми. Миңа калса, диалектларыбызның күп булуы, киресенчә, татар халкының, татар теленең байлыгын күрсәтеп тора», — диде ул.
«Татар-информ» материалы буенча