(23 март 2021) Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең мари бүлеге укытучысы Алена Токташова мари теле буенча онлайн-дәрес үткәрде. Телләр буенча дәресләр циклы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
Барлыгы өч мари теле дәресе планлаштырылган. Бу юлы педагог мари этногруппаларының үзенчәлекләре, мари язуының килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм болын марилары алфавитының үзенчәлекләрен билгеләп үтте.
Эфир Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының /@domdruzhby.tat Инстаграм-аккаунтында сакланган.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр социаль челтәрләрдә чуаш теле буенча онлайн-дәресләр узган иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге