(3 февраль) Татар теле үсеше һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фильмнар төшерүгә конкурс үткәрелә. “Татаркино” оешмасы гомуми суммасы 2,425 млн. сум булган 3 фильм төшерү турындагы контракт төзү хокукына ачык конкурс игълан иткән. Конкурста 3 лот тәкъдим ителгән. Беренчесе – “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар” дип исемләнгән татар телендәге кыска метражлы уен фильмын төшерү. Башлангыч бәя – 1,2 млн. сум. Аның Россиядә һәм Татарстанда татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында булуы шарты куелган. Фильм телнең матурлыгын һәм үзенчәлеген аның тарихы, язуы һәм әдәбияты аша ачып бирергә тиеш. Картинаның дәвамлылыгы 26 минуттан ким булмау таләбе бар.
Икенче лот – җәмәгать тәрбиячеләре турында документаль фильм төшерү. Бәясе – 500 мең сум. Шулай ук 26 минуттан кыскарак булмаган әлеге фильм җәмәгать тәрбиячеләре һәм аларның яшь буынны тәрбияләүдәге роле турында булуы зарур. Картина “2014-2020 елларда хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру” программасы кысаларында уйланылган.
Өченче лот – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган кыска метражлы уен фильмы. Бәясе – 725 мең сум. 10 минутлык әлеге картина да югарыдагы программа кысаларында гамәлгә ашырылырга тиеш.
Конкурска гаризалар 420061, Казан шәһәре, Петр Алексеев урамы, 3нче йорт, 3 кабинет адресы буенча 4 февральгә кадәр кабул ителә. Аларны карау һәм бәяләү 24 февральгә билгеләнгән.