Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Телсез күке”не республика мәдәният йортларында күрсәтәчәкләр

“Телсез күке”не республика мәдәният йортларында күрсәтәчәкләр

admin 10.04.2025

Бүген Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән “Телсез күке” нәфис фильмы Татарстан буенча прокатка чыга. Әлеге фильм былтыр төшерелде һәм Халыкара “Алтын мөнбәр” Казан фестивалендә катнашып, Татарстан рәисенең махсус бүләгенә лаек булды.

“Телсез күке”дәге вакыйгалар Совет-фин сугышы вакытында бара. Биредә мәхәббәт тарихы да, дуслык-туганлык, хыянәт тә күрсәтелгән. Төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры актерлары Илсаф Нәҗипов һәм Эльдар Гатауллин башкара. Ә җырчы Сәидә Мөмәмәтҗанова өчен әлеге кинода төшү – беренче тәҗрибә.

“Телсез күке”не Кукмара, Балтач, Әлки, Питрәч, Чүпрәле, Чистай, Саба районнарында, Алабуга, Болгар, Лаеш, Азнакай, Баулы, Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Ютазы һәм Балык Бистәсе мәдәният йортларында карарга мөмкин.

Казанда “Телсез күке”не “Мир” кинотеатры күрсәтә.

Матбугат.ру

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57