Ел саен үткәрелә торган «Тере тел — тере милләт» республика конкурсына гаризалар кабул ителә. Аның максаты — Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан халыкларының башка телләрен үстерүгә һәм функцияләштерүгә багышланган иң яхшы проектларны ачыклау. Эшләр 30 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар — ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» РА.
Быел конкурс «Интернет» челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты», «Иң яхшы мәгълүмати кампания проекты», «Туган тел турында иң яхшы проморолик проекты», «Интернет» челтәрендә туган телне яклап интернет-акциянең иң яхшы проекты» һәм «Туган телне популярлаштыручы/саклаучы иң яхшы социаль челтәрләр проекты» номинацияләре буенча үткәрелә. Биш җиңүченең һәрберсе үз проектын тормышка ашыру яки үстерү өчен грант алачак. Гомуми приз фонды 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Гаризалар һәм документлар пакеты кәгазьдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан ш., Кремль ур., 8, 2 нче кат, 219 каб., ИТ-җәмгыятьне үстерү секторы. Үзеңә китерергә яки «Конкурс «Тере тел — тере милләт!» билгеләмәсе белән почта аша җибәрергә мөмкин. Документларның сканерланган күчермәләрен яки цифрлы фотокопияләрен тапшырырга рөхсәт ителә.
Иҗади эшләр проектлары GR.Sabirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә. Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 231-77-61.