Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тәтеш районында «Валда шинясь» республика бәйрәме узды

Тәтеш районында «Валда шинясь» республика бәйрәме узды

admin 26.06.2021

(26 июнь 2021) Бу көнне матур гадәт буенча Авыл көне дә узды. Тәтеш районының Килдеш авылы халкы кунакларны каршы ала белә, бәйрәм хуҗалары үзләренә хас кунакчыллык белән тәм-томнар пешерәләр, уха әзерлиләр, төрле сый-нигъмәт белән бай өстәлләр әзерлиләр.

Биредә бәйрәм кунаклары фин-угыр халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар, мордва халкының милли ризыкларын татып карадылар, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар, сувенир продукцияне сатып ала алдылар.

Барлык теләүчеләр дә төрле мастер-классларда катнаша алды, ә иң активлар уеннарда һәм «Тюштянь налхксемат» спорт мәйданчыгында уен-көлкедә үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, балалар ялы да күңелле булды.

Тәтешлеләр белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Аларны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм җирле мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева каршы алды.

Авангард

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57