Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тәүге тапкыр Май чабу бәйрәмен Халыклар Дуслыгы Йорты янында каршы алдылар

Тәүге тапкыр Май чабу бәйрәмен Халыклар Дуслыгы Йорты янында каршы алдылар

admin 25.02.2017

(25 февраль, 2017 ел) «Май чабу» бәйрәмен беренче тапкыр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты янындагы мәйданда гөрләтеп уздырылар. (ФОТО)

 

Широкая Масленица – 2017

Берничә ел рәттән Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Рус фольклоры үзәге һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты уздыручы «Май чабу» бәйрәмен татарстанлылар күптән үз итте. Быел да бәйрәмдә берничә йөз кеше күңел ачты.

Һава торышы үзгәрү сәбәпле, «Май чабу — 2017» бәйрәме Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты каршындагы мәйданда узды.

Широкая Масленица – 2017

Казанлыларны бәйрәм белән котларга дип милли-мәдәни автономияләр һәм диаспоралар җитәкчеләре җыелган иде. Беренче булып кунакларга «Казан шәһәренең рус милли-мәдәни берләшмәсе» рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Ирина Александровская мөрәҗәгать итте:

«Хөрмәтле дуслар, сезне Рус милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе үткәрүче бәйрәмдә күрүебезгә шатбыз. Нинди генә һава торышы булса да, безнең кәефләр күтәренке. Юктан гына: Май чабу бәйрәмен ничек каршы алсаң, ел да шулай уза, дип әйтмиләр. Шуңа күрә бергәләп күңел ачыйк. Бәйрәмнең Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты каршындагы мәйданда узуы да күркәм күренеш. Күпмилләтле республикабызда, күргәнегезчә, Май чабуны төрле милләт вәкилләре бергә каршылый: марилар да, чуашлар да, мордвалар да, удмуртлар да һәм башкалар».

Бәйрәм кунакларын Казан белорусларының «Спадчина» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сергей Маруденко, Татарстан украиннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Владимир Любченко һәм Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров котладылар һәм тынычлык теләделәр. Абдуманоб Абдусаттаров үз чиратында казанлыларны 25 март көнне Казан ипподромында узачак «Нәүрүз» бәйрәменә чакырды.

Широкая Масленица – 2017

Халыкны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров та сәламләде:

«Хөрмәтле дуслар! Татарстанда 173 төрле милләт вәкиле яшәү сәбәпле, республикабызда бик күп бәйрәмнәр оештырыла. Идел буе халыклары бәйрәмнәре чылбырын «Май чабу» бәйрәме ачып җибәрә. Чиратта «Нәүрүз», «Каравон» фольклор фестивале, чуашларның «Учук» һәм «Уяв», мариларның «Семык», мордваларның «Балтай» һәм «Валда Шынясь», удмуртларның «Гырон быттон» бәйрәмнәре, славян халыкларының «Иван купала» бәйрәме, керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме. Аларның һәрберсе нигезендә бер мәгънә ята: бер-беребезгә яхшылык телик. Республикабызда шушындый принцип яши: тынычлык һәм татулыкта яшәү. Бәйрәм белән барыгызны да…».

Широкая Масленица – 2017

Бәйрәм программасында театральләшкән тамаша, концерт һәм күңел-ачу программасы, бүләк оту буенча кышкы уеннар, такмаклар конкурсы, яшьләр биюләре һәм уеннары, халык кәсебе эшләнмәләре ярминкәсе бар иде.

Кунаклар өчен күчмә бәйрәм сәүдәсе оештырылды, ә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты фойесында теләге булган һәркем тәмле белен һәм баллы камыр ризыкларыннан авыз итә алды.

Широкая Масленица – 2017

Бәйрәм кунаклары өчен фольклор коллективлар рус, мари, чуаш, мордва һәм керәшен халыклары җырларын башкарды: «Оберег», «Суконная слобода», «Лад» ансамбле, «Юность» хоры, «Салават купере» бию ансамбле, «Айбагыр», «Коляда» һәм «Кудёрушки» славян җыры ансамбле. Шулай ук сәхнәдә Биектау, Югары Ослан һәм Лаен муниципаль районнары ансамбльләре чыгыш ясады.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Зөфәр Гаязов: «Татар кухнясы милли горурлыгыбыз булуын тагын бер тапкыр күрсәтергә телибез»
Далее: ХХ гасырда татар теле: дәүләт статусы алу һәм өч әлифба алыштыру

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57