Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Тимур Кадыйров: «Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк»

Тимур Кадыйров: «Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк»

admin 15.06.2020

(15 июнь 2020) РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров шундый фикерен белдерде.

«Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнгәч, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлгәнлеген аңлаячак. Алар эшчәнлекнең барлык аспектларына, яшьләргә, укытучыларга кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак. Шунлыктан бөтен кешегә дә участокларга килергә һәм әлеге төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк», — дип белдерде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, илнең төп законын яңарту шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр булдырачак, бу исә тулаем алганда бөтен ил һәм татарстанлылар тормышында уңай чагылыш табачак.

«Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Бүген бу аеруча мөһим. Төрле халыкларның вәкилләре әйтүенчә, халык телсез яши алмый. Әлеге мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», — дип сүзен йомгаклады Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда Республикакүләм «Валда шинясь» мордва мәдәнияте бәйрәме үтә
Далее: Дуслык йортында туры эфирда грузин биюе буенча мастер-класс үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57