Студентлар көне уңаеннан оештырылган әлеге интеллектуаль чараның икенче уены татар әдәбиятына һәм премьерага багышланачак. Квизда Тинчурин театрына бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак. Ә җиңүчеләргә шәп бүләкләр тапшырылачак.
“Театраль квиз”да катнашу өчен кичке спектакльгә ике билет алырга кирәк. Бер командада иң күбе биш кеше була ала. Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала. Әмма квизда катнашу өчен яшь чикләве бар – уенда 16-35 яшьлек кешеләр генә катнаша ала. Уен Тинчурин театрында 23 гыйнварда көндезге 15.00да узачак.