Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТНВ каналында Дуслык йорты вәкилләре катнашындагы промороликлар чыгачак

ТНВ каналында Дуслык йорты вәкилләре катнашындагы промороликлар чыгачак

admin 29.03.2023

Казанның «Туган авылым» комплексында Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан махсус промороликлар сериясен төшерү узды. Әлеге проект Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.

Проектта Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының 14 активисты – Идел буе халыклары вәкилләре катнашты: татарлар, руслар, мордвалар, марилар, удмуртлар, чувашлар һәм башкортлар. Милли киемнәр кигән артистлар үз халыкларының гореф-гадәтләре, милли ашлары, милли бизәкләре, аларга хас булган традицион шөгыльләр һәм, әлбәттә, республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук һәркем туган телендә халыклар арасындагы дуслык турында мәкаль укыды.

Промороликларны 3 апрельдән ТНВ каналында күрергә мөмкин булачак. Аларны ел дәвамында күрсәтәчәкләр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57