(15 август 2018) Казанда 16-18 августта VII Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы узачак. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән ММЧ вәкилләре чакырулы.
Катнашучылар төбәк һәм милли ММЧлар торышы һәм үсеш перспективалары буенча фикер алышачак, журналист осталыгы буенча семинарда катнашачак. Проект кысаларында шулай ук «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеена экскурсия, Казан буенча экскурсия каралган.
Форум «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан хакимияте булышлыгы белән «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгы тарафыннан уздырыла. Чараның пленар утырышы 17 август көнне үтәчәк.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге