Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак

Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак

admin 28.01.2016

(28 гыйнвар, 2016 ел) 19-28 февраль көннәрендә Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак. Аның кысаларында 19 февральдә Төмән өлкәсенең композиторлары, шагыйрьләре, язучылары, рәссамнарына багышланган “Халкым мирасы” күргәзмәсе ачыла.

Шул ук көнне Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен рәсми рәвештә ачу һәм татар эстрадасы җырчылары концертын уздыру ниятләнә.

21 февральдә А. Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” татар җыры вокал ансамбле концерты булачак.

12-25 февраль көннәрендә Төмән өлкәсендә татарлар күпләп яшәгән район һәм шәһәрләрдә төрки телле халыкларның балалар арасында “Таң йолдызы-2016” XXV өлкә конкурсы һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр арасында “Халык сәнгате” VI өлкә конкурсы була. 28 февральдә тамашачыларга әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашында гала-концерт тәкъдим ителәчәк.

21-25 февраль көннәрендә “Якташлар” дип исемләнгән күчмә концертлар уздыру күздә тотыла.

25 февраль көнне исә “Без бергә” өлкә яшьләре форумы үткәреләчәк.

26 февраль көнне Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә өлкәнең рәссамнары һәм язучылары эшләреннән торган күргәзмә эшләячәк. Анда тамашачылар белән очрашуда рәссамнар Минсәлим Тимергаҗиев, Әлфия Мөхәммәтова, прозаик, публицист Габдел Мәхмүт, шагыйрьләр Сәгыйть Сәгыйтов, Гөлзифар Абдрахманова, Клара Кучковская һ.б. катнашыр дип көтелә.

Бу хакта Төмән өлкәсе Татарлар конгрессы хәбәр итә.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57