Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төмәндә татар фольклор әсәрләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклыйлар

Төмәндә татар фольклор әсәрләрен иң яхшы башкаручыларны ачыклыйлар

admin 01.04.2015

(1 апрель 2015) 4 апрель көнне Төмәндә Себер этнографы Фуат Вәлиев истәлегенә багышланган V төбәкара татар фольклор фестиваленең финалы була.

Быел мөнәҗәт һәм бәетләр башкаручылардан да заявкалар кабул ителгән.

Ике атна эчендә жюри Төмән өлкәсенең көньягында − татарлар яшәүче шәһәр һәм авылларда булып, сайлап алу турлары уздырган. Фольклор әсәрләрен башкаручы иң яхшыларны 7 номинациядә билгеләгәннәр. Быел комиссия 100дән артык номер караган.

Фестивальне оештыручы Вәлимә Ташкалова сүзләренчә, быел бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручылардан да катнашуга заявкалар кабул ителгән. “Фестивальнең төп максаты һәм бурычлары — традицион татар мәдәниятен, себер-татар фольклорын пропагандалау, үзенчәлекле гореф-гадәтләрне саклау һәм яңарту, этнографик төркемнәрне һәм аерым башкаручыларга социаль ярдәм күрсәтү”, — диде ул.

Инде 5 ел дәвамында жюрига ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова рәислек итә. Фестивальне Төмән өлкәсенең Татарлар конгрессы һәм өлкәнең Милләтләр буенча комитеты белән Мәдәният департаменты оештыра, дип хәбәр итә әлеге конгрессның матбугат хезмәте.

Чыганак: «Татар информ» МА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57