(6 апрель 2015) Анда Төрек Республкасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмачның катнашуы көтелә.
10 апрельдә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның “Алтын синҗап” (Алтын тиен) китабын тәкъдим итү кичәсе була. Фатих Кутлуның иҗаты турында танылган язучыларыбыз сөйләячәк. Кичәдә Төрек республкасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмачның катнашуы көтелә.
Фатих Кутлуның исеме Татарстанда да, Төркиядә дә әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тәрҗемәсендә 58 татар әдибенең дистәләгән хикәясе, 4 повесте, 1 романы, күп санлы шигырьләре Төркиядә басылып чыкты — алар унбер китапка тупланган.
2012 елны Ауразия Язучылар берлегенең “Төрки телләрдән төрек теленә иң яхшы тәрҗемә әсәр” номинациясендә Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” (Бир авуч топрак) тәрҗемәсе белән җиңү яулады.
2014 елда Төрки дөнья халыкара “Мәхмүт Кашгари” хикәя бәйгесе икенче тапкыр үткәрелгән иде. Татарстан анда беренче тапкыр катнашты һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясе беренче урынны алды. Бәйгенең шарты буенча аның халыкара этабына әсәрләр төрек телендә җибәрелә. Айгөлнең Фатих Кутлу тәрҗемәсендәге әлеге хикәясе төрки дөнья күләмендә икенче урынга лаек булды.
“Тәрҗемә әдәби жанрлар арасында иң катлаулысы – башка җирлектә һәм башка чорда туган уй-фикерне үз җиреңдә терелтү ул. Тәрҗемә – яулау, яулау гына түгел, уй һәм хисләрнең катлаулы дөньясын баетучы казаныш ул”, — дип тәрҗемәгә иң хак, иң гадел бәяне биргән иде танылган төрек әдибе, фәлсәфәче Җәмил Мәрич. Татарстан язучыларына бу яктан горурланырга була: аларның әсәрләрен төрки дөнья киңлекләренә чыгаручы талантлы тәрҗемәче Фатих Кутлу бар. Ул Тукай клубында үткәрелә торган кичәләрдә еш катнаша һәм төрек, татар җырларын оста башкаручы буларак та мәгълүм. Билгеле, бу кичә барышында да без аның җырлавын тыңларбыз. Төрек студентлары биеп тә күрсәтерләр. “Салават күпере” мәктәбе укучылары да үз иҗатлары белән безне шатландырырлар, дип “Татар-информ”га хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхәммәтов.