(22 июнь 2019) Казанда узучы Халыкара төрки кино фестивале кысаларында Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында түгәрәк өстәл узды. (ФОТО)
Фәрит Мөхәммәтшиннан кала очрашуда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, шулай ук Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, таджикистан, Үзбәкстаннан, Россия регионнары булган Татарстан, Башкортостан һәм Якутиядән килгән кинематография өлкәсе әһелләре, милли-мәдәни автономиләр җитәкчеләре һәм активистлары, Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе вәкилләре катнашты.
«Төрки кино фестивале халыкларыбызның мәдәниятен, әхлакый кыйммәтләрен, толерантлык идеяләрен алга җибәрүдә уникаль мөмкинлек бирә. Кино сәнгате аша без уртак булган тынычлык һәм татулыкта яшәү теләген җиткерәбез. Фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнар мөселман дөньясы кешеләренең иң әйбәт сыйфатларын күрсәтәләр. Нәкъ менә шуңа күрә кинофорумның мәдәни-агарту миссиясе бәхәссез», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук ул Татарстанның 173 төрле милләт вәкиле өчен туган өй булуын, ә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли сәясәтне чынга ашыру өлкәсендә инде 25 елдан артык актив эш алып баруын әйтеп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада төрле халыкларның телен саклау буенча мөһим эш алып барылуы һәм бу өлкәдә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең зур роль уйнавын билгеләп үтте:
«Телдән башка халык та юк, чөнки һәр халыкның мәдәнияте тел аша саклана. Без халыкларның рухи һәм мәдәни байлыгын сакларга, аларны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Бу нисбәттән кино сәнгате глобаль бурычларны чишә – үз ата-бабаларының гореф-гадәтләре белән таныш булган грамоталы кешене тәрбияләү. Бу яшь буынга гомер буена әхлакый кыйбланы җуймаска ярдәм итәчәк».
Очрашуда милли кинематографияне үстерү һәм аны массага тарату буенча сораулар каралды. Мисалга, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова милли кино күрсәтүне закон дәрәҗәсендә квоталаштыру мөмкинлеге турындагы инициатива белән чыкты.
Түгәрәк остәл утырышыннан соң кино әһелләре өчен Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия оештырылды. Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре кунакларны республиканың милләтара өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән таныштырды.
Фестиваль 23 июнь көнне тәмамланачак. Төрки кино фестивале кысаларында барлык фильмнар да «Мир» кинотеатрында уза. Керү ирекле.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге