(6 октябрь, 2017 ел) 5-9 октябрь көннәрендә Казанда «Төркиләр алтыны» II Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Форумның катнашучылары Казан үзәгендә: Кремль һәм Иске Татар бистәсендә махсус экскурсион квестта катнашты. Форумда мондый квест әле тагын берәү булачак.
Аралашу − иң мөһиме
Иң элек яшьләрне очраклы итеп төркемнәргә бүлделәр. Төркемнәрдә бер үк регионнан килгән катнашучылар юк иде. Бу яшьләр үз регионнарыннан килгәннәр белән генә түгел, ә башкалар белән дә аралашсын, танышсын өчен махсус шулай эшләнде. Форумның матбугат үзәге җитәкчесе Наталья Ходнева белдергәнчә, төрки халыкларның яшь вәкилләрен аралаштыру − форумның төп максатларының берсе.
«Катнашучылар форумга төрки халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу һәм үстерүгә багышланган проектлар әзерләп алып килде. Әмма яшьләрнең аралашулары әлеге проектлардан мөһимрәк», − диде ул.
Квест турында
Казан Кремле территориясендә төркемнәргә әлеге урынның истәлекле җирләре тасвирланган кәгазь битләре тапшырылды. Яшьләр шул урыннарны эзләп табып, төрле сораулар табарга тиеш иде. Сорауларны тапкач, җавапларны белү һәм аларны махсус кәгазьгә теркәп кую кирәк булды.
Ә Иске Татар бистәсендәге квестны узу бераз авыррак иде. Бу урындагы истәлекле җирләрне катнашучылар табышмакларны чишеп кенә таба алдылар. Шулай ук алар бу урыннарда төркемнәре белән фотога да төшәргә тиеш иде.
Форумдагы квестларны уйлап тапкан һәм аларны оештыру өчен җаваплы булган Дарья Кускова сүзләренә караганда, җиңүчеләр квестны узу тизлегенә һәм җавапларның дөреслегенә карап билгеләнәчәк.
«Квестларда сораулар күптөрле: төрки халыкларның тарихына кагылганнары да, төрки дөньяның күренекле шәхесләре турындагылары да, логикага корылганнары да бар. Төп максат: уен ярдәмендә яшьләрне төрки халыкларның тарихы белән кызыксындыру һәм Казанның истәлекле урыннары белән таныштыру», − ди ул.
«Йөрәгем Казанда калды»
Дагыстаннан килгән Арслан Бакиев форумда ногай халкын тәкъдим итә. Казанга ул икенче тапкыр килгән.
«Беренче тапкыр мин Казанга 2014 нче елда килдем һәм йөрәгемне монда калдырып киткән идем. Ул вакытта төрек яшьләренең беренче форумында катнаштым. Менә 3 ел узгач Казанга кабат кайттым һәм шактый үзгәрешләр күрәм. Шәһәрегез күзгә күренеп үсә», − ди Арслан.
Ә квестның ул үзенә аеруча да ошавын белдерде.
«Сөембикә манарасы − Казанның төп символы. Тарих буенча без беләбез, Сөембикә − ногай ханы Йосыфның кызы. Шуңа күрә милләтебез өчен мөһим булган шундый тарихи урында булу, әлеге биналарны күрү минем өчен зур шатлык. Начар һава торышына да карамыйча, квестны рәхәтләнеп уздым. Алтын эзләгән кебек булды», − ди Арслан.
Исегезгә төшерәбез, «Төркиләр алтыны» («Золото тюрков») II Бөтенроссия яшьләр форумында Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнаша. Форумны оештыручылар – Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы. Яшьләр бу форумга Россиядә яшәүче төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен, традицияләрен һәм көнкүрешен танытуга юнәлдерелгән проектлар алып килә. Иң уңышлы дип табылган проектларны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Фикер алышу мәйданы Казан читендә урнашкан «Идел» яшьләр лагерендә бара. Татарстанны форумда 60 делегат тәкъдим итә.