Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төркиядә Сабан туен бәйрәм иттеләр

Төркиядә Сабан туен бәйрәм иттеләр

admin 03.06.2015

(3 июнь 2015) Төркиянең Искешәһәр провинциясе Османие авылында һәм Истанбулда Сабан туен билгеләп үттеләр. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Истанбул шәһәре мэриясе, Төркиянең Урманнар һәм сулыклар хуҗалыгы министрлыгының урманнар идарәсе, “Татарстан” сәүдә йорты тарафыннан оештырылган.

Сабан туенда мәртәбәле кунаклар катнашкан, шул исәптән ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәхразиев та. Ул ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән милли бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, котлаулар җиткергән. Бәйрәмгә Төркиянең Истанбул, Искешәһәр, Әнкара, Измир шәһәрләреннән татарлар, шулай ук Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары җыелган. Татарстаннан килгән иҗат төркемнәре, баянчы Айдар Вәлиев, җырчылар Чулпан Әхмәтҗанова, Фәрит Фәйзрахманов, “Сәйдәш” ансамбле, Сарманның “Умырзая” балалар иҗат коллективы һ.б. кунакларның күңелен ачкан. Төркия Сабан туенда традицион уеннар, ә бәйрәм азагында милли көрәш буенча ярышлар булган. Җиңүчегә тәкә бүләк ителгән. Чара барышында Татарстан студентларына, укуда һәм социаль өлкәдә зур уңышларга ирешкән өчен, Төркия Республикасында Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле дипломнар тапшырган.

«Татар-информ» МА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57