(13 октября 2015) Әнкарада теракт булу сәбәпле, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы әгъзалары һәм Татарстан халыклары Дуслык Йорты җитәкчелеге Генераль консуллыкта төрек халкының кайгысын уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне тимеръюл вокзалы тирәсендә Төркиянең башкаласында өч секунд аерма белән ике шартлау булды.
“Бу террор акты өчен ачуыбыз килә, терроризмның барлык төрләре белән гомум көрәш алып барырга кирәк дип саныйбыз. ТР “Анадолу” төрек милли-мәдәни автономиясе эшләп килгән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты исеменнән һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының, төрек халкының кайгысын уртаклашабыз, яраланганнарның терелүен телибез”, — дип язылган китап битендә.
Кайгы уртаклашу сүзләрен Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында 12 һәм 13 октябрьдә 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 23/27 адресы буенча калдырырга мөмкин.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге