Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Төркиянең «ТРТ КЕНТ» радиосының «Башкала көнлеге» тапшыруы татарларга багышлана

Төркиянең «ТРТ КЕНТ» радиосының «Башкала көнлеге» тапшыруы татарларга багышлана

admin 19.12.2017

(19 декабрь 2017) Бүген Төркиянең “ТРТ КЕНТ” радиосында сүз татарлар турында барачак. Өйләдән соң сәгать ике белән өч арасында эфирга чыгучы “Башкала көнлеге” дип исемләнгән таппшыруда “Казан татарларының үткәннән бүгенгәчә төрки дөньяда тоткан урыны” дигән темага әңгәмә тәкъдим ителә.

Студия кунагы буларак Анкарадагы Гази университеты тарих бүлеге доценты Альпер Альп чакырылган. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – шул ук уку йортының чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге казакъ теле белгече Җәмилә Кынаҗы. Ул бер сәгатьлек программада татар һәм казакъ телләре арасындагы бәйләнешләр, аларның башка төрки телләргә йогынтысы турында да сүз алып барачак.

“ТРТ КЕНТ” – Төркия дәүләт телевидение һәм радио корылышы “ТРТ” составында 2015 елда гамәлгә куелган яңа радио. Анда Төркиянең башкала тормышы, актуаль мәсьәләләре яктыртыла. Шулай ук башкаланың үсешенә йогынтысы булган вакыйгалар, шәхесләр танытыла, төрле фән тармагындагы яңалыклар белән таныштырыла.

Тапшыруның кунагы белән бәйле кыскача мәгълүмат: Альпер Альп – яшь тарих галиме. Ул кандидатлык диссертациясен язганда өч ел Татарстанда яшәп, архив һәм китапханәләрдә тикшеренүләр алып барды. Аның киң масштаблы эзләнүләре нәтиҗәсендә Төркиядә “Беренче бөтендөнья сугышының Казан татарларына йогынтысы”, “Беренче бөтендөнья сугышы елларында Идел-Урал буенда Карс мөселманнары өчен оештырылган ярдәм чаралары”, “Ризаэддин Фәхретдиннең тарихчылыгы”, “Патша Россиясендә мөфтилекләр корылуы һәм аларның үсеше”, “XX гасыр башында казан татарларының матбугат органнары (1905-1917)”, “Җәдитче зыялылар күзендә Россия мөселманнарының иҗтимагый мәсьәләләре”, “”Идегәй” дастанында Тимур образы”, “Россия мөселманнарының беренче сәяси җыены (28.01.1905)”, “Җамал Вәлидинең Казан татарларындагы милли кемлек мәсьәләсенә карашы” кебек татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләре дөнья күрде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында «Оялы Язма» төрек төркеме концерты була
Далее: “Татаркино” һәм Казан мөселман кинофестивале сайтлары татар версиясе аша ачылачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57